Не хватает прав доступа к веб-форме.

Записаться на семинар

Отмена

Звездочкой * отмечены поля,
обязательные для заполнения.

Сектор МСП: Банковское кредитование и государственная финансовая поддержка
 

Буев Владимир Викторович

Эшкуарларга кризиста ярдәм: салым ставкалары киметелде.

2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек тармагын кредитлар белән тәэмин итү узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 34 процентка кимегән. Хәер, бу күрсәткеч беренче карашка гына начар булып тоела...


Соңгы елларда Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек тармагын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашкан чорда бу эшчәнлекнең әһәмияте аеруча артты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә нәкъ менә кече һәм урта эшмәкәрләр аеруча зур роль уйный дип белдерде, аларга ярдәм итүнең яңа ысулларын табарга боерды.

Татарстан малтабарлары бирешми...

Әлбәттә, кризис малтабарлар эшчәнлегенә начар тәэсир ясамый калмады, билгеле. 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан эшкуарлары барлыгы 77,6 миллион сумлык кредит белән тәэмин ителде. Бу – узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 34 процентка азрак.

Шулай булуга да карамастан, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда шактый алда бара. Идел буе федераль округына керүче регионнар арасында исә ул, гомумән дә, беренче урынны тота.

- Әлбәттә, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы үсеше белән бәйле күрсәткечләр кимеде. Тик биредә әлеге тоткарлыклар Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә кечкенәрәк, - дип белдергән иде Эшмәкәрлек проблемаларын системалы өйрәнү буенча Милли институт вице-президенты Владимир Буев РБК сайтына.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, республика эшкуарларының банкларга вакытында түләнмәгән бурычы 3,9 миллион сум тәшкил иткән. Бу - башка төбәкләр белән чагыштырганда бик кечкенә сан. Әле алай гына да түгел, быел республикада теркәлгән шәхси эшкмәкәрләр саны 3,1 процентка арткан. Агымдагы елның сигез аенда исә Татарстанда малтабарларның якынча 1 меңгә артканлыгы билгеле.

Салым ставкасы нибары – 5 процент

Әлбәттә, республикада бу тармакны Татарстан җитәкчелеге җитди контрольдә тота. Алар кризис чорында эшкуарларга ярдәм итүнең яңа ысулларын эзли.

Мәсәлән, октябрь аеннан башлап төбәк хакимиятләренә эшкуарлар өчен салым режимын бигеләү хокукы бирелде. Әле алай гына да түгел, регионнар җиңеләйтелгән һәм ЕНВД (единый налог вмененного дохода) салымнары буенча салым ставкаларын киметү мөмкинлеге алды.

Татарстанда исә шуны гына көткәннәр диярсең: 25 сентябрь көнне узган Дәүләт Советы утырышында депутатлар салым түләүнең җиңеләйтелгән системасына күчкән эшкуарлар өчен салым йөкләнешен киметү карарын кабул итте. Россия законнары төбәкләргә әлеге ставканы 5 проценттан алып 15 процентка кадәр билгеләү хокукы бирсә, республикада әлеге салымның иң кечкенә ставкасын сайлау мөһим, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Шунысын да ассызыклап узу кирәк, әлеге 5 процент ставкадан эшкәртү предприятиеләре, электр энергиясе, газ, су һәм төзелеш белән шөгыльләнүчеләр файдалана ала. Башка өлкәдә эшләүче малтабарлар өчен ставка 15 проценттан 10 процентка кадәр киметелгән.

- Бу – эшкуарларга ярдәм итүнең мөһим чарасы булып тора. Шул ук вакытта ул салым түләү системасы өчен дә мөһим роль уйный. Кризис вакытында мондый эшчәнлек аеруча мөһим, - дип аңлата Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин.

Салым түләүнең яңа системасы Татарстанда 2016 елдан гамәлгә керергә тиеш.

 
Консорциум компаний по цифровизации социальной сферы
Учебник "Национальная экономика"

Поделиться

Подписаться на новости